news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таһир Һадиев: Чит илләрдә дә, Россия төбәкләренә дә үзебезнең сыйфатлы продукциябез кирәк

"Президент халык өчен бик мөһим мәсьәлә – авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшчәнлегенә тукталды", - ди депутат.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасыннан соңгы тәэсирләре белән уртаклашты.

«Бүген Президент Рөстәм Нургалиевич  республикада бара торган эчке һәм тышкы сәясәткә, икътисадтагы үсешләргә, фән, укыту, агросәнәгать комплексы, сәүдә юнәлешләренә бер сәгать дәвамында ачык итеп бәя бирде, аларның торышын билгеләде һәм киләчәккә зур бурычлар куелды. Минем өчен игътибарга бик лаек булган, дөрес әйтелгән фикерне куәтлисем килә. Агросәнәгать комплексы белән азык-төлекне эшкәртү сәнәгате бүген республиканың тулаем продукциясенең 11 проценттан артык өлешен тәшкил итә. Бу – бик зур сан. Без ике триллион cумга якын продукция җитештерәбез һәм шуның уннан бер өлешеннән дә күбрәк күләмен агрәсәнәгать һәм азык-төлекне эшкәртү сәнәгате тәшкил итә. Бүгенге чыгышындагы, башка еллардагы юлламадан аермалы буларак, Президент товар җитештерү турында гына сүз алып бармады. Президентның бүгенге фикеренең төп нигезе – җитештергән товарны стандартларга туры китерү, аларны сертификация уздыру, бу товарларны федераль сәүдә челтәрләренә кертү юлларын ачу. Үзебездә экологик технологияләр белән җитештерелгән продукциябез, кызганычка каршы, кибетләребездә, бигрәк тә, федераль челтәрләргә кереп бетә алмый. Бу мәсьәлә дә Президентның бурычы һәм бу мәсьәләдә безнең алдыбызга бурычлар куелды. Без бүгенге көндә үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукцияне, аларга сертификация уздырып, яхшы капларга төреп, саклау һәм чит илләргә, өлкәләргә күбрәк чыгару турында уйланырга тиеш. Чөнки элек-электән үк инде безнең бабаларыбыз сәүдәгәр булган, һәрвакыт төрле җирләрдә, илләрдә йөргән. Соңгы елларда бу сыйфатларны югалттык. Халык юкка гына: «Адәм баласын сатып алу түгел, сату өйрәтә», – дип әйтми бит. Шуның өчен безгә чит илләрдә дә, Россия төбәкләренә дә үзебезнең сыйфатлы продукциябез кирәк. Безнең мөмкинлегебез бар. Әйтик, Россиядә иң күп сөт җитештерәбез, авыл-хуҗалыгының башка продукция буенча да без күп җитештерүчеләрнең берсе. Ә Россия базары тула башлады. Шуңа да чит илләргә чыгу мәсьәләсе, әлбәттә, бик мөһим.

Президент халык өчен бик кирәкле булган мәсьәләгә – ярминкәләрне уздыруга да игътибар итте. Ярминкәләрдә сатылган сыйфатлы товарларыбыз кибетнекенә караганда 20-30 процентка очсызрак. Бу – ике арада кала торган керем. Җитештерүче үзе сата һәм сатып алучы килеп ала. Бу очракта үзебезнең технологияләр белән җитештерелгән, экологик чиста продукция, әйткәнемчә, 20-30 процентка очсызрак булачак. Шушы мәсьәлә бер Казан шәһәрендә генә түгел. Быел безнең ярминкәләр берничә районда – Әлмәттә, Зәйдә, Сабада, Кукмарада, Буада булачак, ә киләсе елларда башка шәһәрләребездә, район үзәкләрендә дә, бу мәсьәләгә игътибар бермә-бер арттырылачак», – диде Таһир Һадиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100