news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таһир Һадиев чүпне аерып җыюны гамәлгә кертү эшен көчәйтергә өндәде

Парламент утырышында көнкүреш калдыклары белән эш итүнең беренче нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

(Казан, 15 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан парламентының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү турында сөйләштеләр. Комитет рәисе Таһир Һадиев чүпне аерып җыюны гамәлгә кертү эшен көчәйтергә өндәде.

"Халык, администрация, региональ оператор, депутатлар, киң җәмәгатьчелек - барыбыз бергә катнашырга тиеш. Бер органга гына йөкләгән очракта, ерып чыгып була торган эш түгел. Операторлар беренче адымнарын ясыйлар, шуңа күрә бераз ташлама да бирәбез аларга. Без аларның Дәүләт Советы утырышында да чыгыш ясауларын телибез", - диде.

"Тотрыклы эш алып барганда гына нәтиҗәгә ирешәчәкбез. Кичә 45 сум түләп, бүген 76 сум түлибез икән, аермасы күренмәсә, халыкта сораулар туачак. Шул ук вакытта упкын кырыенда торабыз дияргә була, 3-4 елдан соң чүп түгә торган урыннар калмаячак. Чүпне аерып җыюны кертү эшен көчәйтергә кирәк", - дип борчуын җиткерде Таһир Һадиев журналистларга.  

2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчте. Бу эш өчен региональ операторлар җаваплы. 2019 елның беренче кварталы нәтиҗәләре турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров сөйләде. Былтыр ике региональ оператор сайланганын әйтте.

Көнбатыш зонада - "ПЖКХ" идарәче компаниясе, көнчыгыш зонада - "Гринта" ҖЧҖ. Көнбатыш зонада Казанны исәпкә алып, 22 муниципаль берәмлек. Көнчыгыш зонада Яр Чаллыны исәпкә алып, 23 муниципаль район. 2019 елга региональ операторлар хезмәтенә бердәм тарифлар билгеләнгәнен искәртте. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр бер кеше өчен 71,95 сум, шәхси торак йортларда яшәүчеләр 78,05 сум түли.

Февраль аенда халык түләүләре 87,8 процент тәшкил иткән. Илдус Насыйров каты көнкүреш калдыкларын махсус чүп җыю объектлары реестрына кертелгән полигоннарга чыгарылуын әйтте. Хәзер исемлектә 49 полигон теркәлгән.

Якын елларда чүпне сортларга аеручы 6 станция, чүп эшкәртү буенча 5 экотехнопарк-станция, 5 муниципальара полигон, 39 чүп бушату станциясе, каты көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводы барлыкка килер дип көтелә. "ПЖКХ" идарәче компания генераль директоры Сергей Богатов фикеренчә, яңа объектларны 2022 елга кадәр файдалануга тапшыру кирәк.

"Юкса безне чүп коллапсы көтәчәк, аннары чүп җыеп бару урыны да калмаячак", - дип саный ул. Богатов чүпне ике контейнерга җыю оештырылганын әйтте. Берсенә эшкәртү өчен каралган калдыклар салына, икенчесенә - эшкәртелми торганнары. "Тәҗрибә күрсәткәнчә, халык сортларга аерырга әзер. Казанда ел азагына күп фатирлы йортларда тулысынча чүпне аерып җыю системасына күчү планлаштырыла", - ди ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100