Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Таһир Һадиев: Балтырган бер килсә, ул китми, ә халыкны куа
«Ул гади чүп үләне түгел, куркыныч үсемлек», — диде депутат.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев республикада балтырган күпләп таралу мәсьәләсе турында чыгыш ясады. «Балтырган бер килсә, ул китми, ә халыкны куа», — диде ул бүген Дәүләт Советының унберенче утырышында.
«Балтырган безгә 70 еллар азагында мөгезле эре терлекне каты азык белән тәэмин итү барышында килде. Орлыклар Татар авыл хуҗалыгы фәнни-эзләнү институты аша таралды. Беренче тапкырдан ук җыйганда, противогаз кияргә кирәклеген, ашатканда начар ис килүен аңладылар. Ул шартлы рәвештә китте, шул вакыттан авыл хуҗалыгы кырларында булмады, ләкин барыбер ташландык җирләрдә, елга буйларында калды. Бүген бу күрсәткеч ике елда 9 тапкыр артты», — диде.
Таһир Һадиев депутатлар РФ Хөкүмәтенә, төбәкләргә мөрәҗәгать иткәнен һәм хуплау тапканнарын искәртте. «2019 елда 10 млн сум акча бүлеп бирелгән иде, кызганыч, подрядчы компетент булмады, акчаны үзләштерә алмады, кире кайтарды. Бу елга 20 млн сум каралган иде, ләкин барыбер бу эш өстенлекле булмады. Бу бюджетның 0,1-0,2 процентын тәшкил итә», — диде.
Депутат былтыр балтырган белән 39 кеше тәнен пешергәнен искәртте. Быел беренче яртыеллыкта 35 кеше балтырганнан пешү җәрәхәтләре алган. «Ул гади чүп үләне түгел, куркыныч үсемлек. Моңа игътибар юнәлтергә кирәк. Без үзебез инициатор идек, Россия төбәкләре безне хуплаган иде, ә үзебез бу мәсьәләдән читкә киттек», — диде Таһир Һадиев.
«Быел мониторинг уздыруны, киләсе елга чаралар системасын булдыруны сорыйм», — диде депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз