news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таһир Һадиев атнаның бер көнендә тирә-якны чүптән арындыру гадәтен кертергә тәкъдим итә

Табигатьне саклауга кешеләрне никадәр күбрәк җәлеп итсәк, нәтиҗәсе дә шул кадәр күбрәк булачак, ди ул.

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, атна саен бер көннең 15-20 минутын тирә-якны чүптән арындыруга багышларга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Бу фикерне ул бүген комитет утырышында җиткерде.

“Бистәдә, район үзәгендә яки шәһәрдә яши торган гадәти гаилә билгеле бер көнне, иртән эшкә барыр алдыннан, 15-20 минут үзе яши торган тирәлекне чистартсын өчен берәр чара уйлап табарга кирәк. Мондый ысулларны куллану акча да таләп итми. Табигатьне саклауга кешеләрне никадәр күбрәк җәлеп итсәк, нәтиҗәсе дә шул кадәр күбрәк булачак”, – диде ул.

Утырышта катнашучылар арасында республика экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов та бар иде. Ул әлеге тәкъдимне Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиевка җиткерергә вәгъдә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100