news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Таҗикстанда велосипедчы туристларның яллап үтерелүе ачыкланган

Чит ил туристларына оештырылган һөҗүм өчен җаваплылыкны «Ислам дәүләте» террорчылык оешмасы үз өстенә алган.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Дангарада бер төркем чит ил велосипедчыларын Таҗикстанда тыелган Ислам яңарыш партиясе (ПИВТ) әгъзасы яллап үтерткән. Бу хакта Таҗикстан Эчке эшләр министрлыгына сылтама ясап CA-NEWS Үзәк Азия яңалыклар хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларыннан күренгәнчә, заказ бирүче һәм җинаятьче ПИВТ әгъзалары булган һәм Иранда белем алган.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, туристларны үтерергә Носирхуҗа Убайдов заказ биргән. Ул 1992 елдан Ислам яңарыш партиясендә әгъза булып торган. Аны 2015 елдан бирле эзләгәннәр.

«Чит ил туристларына һөҗүм итүгә бәйле җинаять тулысынча ачылган, биш җинаятьче кулга алынган, дүртесе үтерелгән. Әлеге җинаятьне тикшерү дәвам итә», - дип белдерә ведомство.

Кичә Таҗикстанда коралланган җинаятьчел төркем Daewoo Leganza машинасында бер төркем чит ил велосипедчыларын бәрдергән. Шуннан соң туристларны үтереп, җинаять урыныннан качып киткәннәр.

Таҗикстанда чит ил туристларына оештырылган һөҗүм өчен җаваплылыкны «Ислам дәүләте» террорчылык оешмасы үз өстенә алган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot