news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Таҗикстанда укучы кызларга хиҗаб киюне, егетләргә сакал йөртүне тыйганнар

Таҗикстанның Мәгариф министрлыгы рәсми сайтында мәктәп укучылары өчен кием таләпләрен урнаштырган.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Таҗикстанның Мәгариф министрлыгы рәсми сайтында мәктәп укучылары өчен кием таләпләре урнаштырылган. Алар арасында кызларга хиҗаб кию, егетләргә сакал йөртү тыелган. Бу хакта "Известия" яза.

Таҗикстан мәктәпләренә укучы кызларга хиҗаб, тар, ертылган чалбар, кыска һәм тар итәк кию, колакта бердән артык алка йөртү, ачык һәм күзгә ташланып торырлык итеп бизәнү тыела. Укучы малайларга сакал һәм озын чәч, алка, озын тырнак, йөзек йөртү рөхсәт ителми, джинс чалбарларны кыш көне генә кияргә ярый.

Мәгариф министрлыгы шулай ук укучыларга татуировка йөртүне, реклама язулы һәм башка дәүләт символы сурәте төшерелгән футболка киюне тыйган. Физкультурадан кала, башка дәресләргә спорт киемендә килергә ярамый. Формаларны ил җитештерүчеләреннән алу киңәш ителә, әмма бу мәҗбүри түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot