news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таҗикстанда автомобиль чит ил туристлары велосипедчылары төркемен бәрдергән

АКШ, Швейцария, Нидерланд һәм Франциядән җиде велосипедчы зыян күргән, шуларның дүртесе үлгән.

Таҗикстанда автомобиль чит ил туристлары велосипедчылары төркемен бәрдергән
Рамиль Гали/архив

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”) Таҗикстанда автомобиль чит ил туристлары велосипедчылары төркемен бәрдергән. Күргән зыяннан дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Таҗикстан Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Рамазан Рахимзаде хәбәр итүенчә, әлеге хәл Хатлонский өлкәсендә килеп чыккан.

АКШ, Швейцария, Нидерланд һәм Франциядән җиде велосипедчы зыян күргән, шуларның дүртесе үлгән, дигән Рахимзаде.

Министр төркемне таптату талау максатыннан булырга мөмкин, дигән. Шулай ук теракт булу мөмкинлеге дә күздә тотыла.

Җинаятьчеләрне тоткарлау операциясендә аларның икесе юк ителгән, берсе яраланган. Җинаятьчеләрнең берсендә пистолет табылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100