Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Таҗикстан студенты чемоданында Казанга салкын корал алып килергә уйлаган
Таможня хезмәткәрләре пычакны Казан аэропортында алган.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Таҗикстан студенты чемоданында Казанга пычак алып килергә уйлаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан таможнясы матбугат хезмәтеннән.
Худжант-Казан авиарейсы пассажирларын тикшергән вакытта таможня хезмәткәрләре бер чемоданда яткан пычакка игътибар иткән.
Пычакны конфискацияләп, Түбән Новгородка эксперт-криминалистика хезмәте бүлегенә экспертизага җибәргәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз