Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Таҗикстан Россиядәге эшче мигрантлар куркынычсызлыгын көчәйтергә карар кылган
Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон Россия беренче вице-премьеры Игорь Шувалов белән эшче миграция мәсьәләләре буенча фикер алышты.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон Россия беренче вице-премьеры Игорь Шувалов белән эшче миграция мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аерым алганда, алар якын киләчәктә яңа килешүләр пакетын әзерләү һәм имзалау турында сөйләште. Ул эшче мигрантларның хокукый һәм социаль яклауны ныгытуга юнәлдерелгән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
Рахмон мәдәни-гуманитар элемтәләрнең әһәмиятенә тукталып, Россия вузларында таҗик яшьләрен укытуга квоталарны арттыруда кызыксынуын билгеләп үтте. Шулай ук Таҗикстан мәгариф учреждениеләрен рус телле педагог һәм уку әсбаплары белән тәэмин итү, республикада рус телендә белем бирүче мәктәпләрне арттыру мәсьәләләре буенча сөйләштеләр.
Рахмон һәм Шувалов Таҗикстан – Россия икътисади хезмәттәшлек һәм стратегик партнерлык перспективалары буенча хөкүмәтара утырыш нәтиҗәләре турында фикер алышты, дип хәбәр итә Таҗикстан башлыгы матбугат хезмәте.
"Дәүләт башлыгы, Таҗикстан – Россия ике яклы багланышлары көн тәртибендә торган актуаль мәсьәләләргә басым ясап, якларның үзара хезмәттәшлеген сәүдә-икътисад өлкәсендә киңәйтү мөһимлеген җиткерде. Перспективалы юнәлешләр итеп энергетика, аграр-сәнәгать комплексы, тау токымнары табу һәм Таҗикстан икътисадының башка тармаклары аталды", - диелгән хәбәрдә.
Таҗикстан Президенты авиайөкташулар өлкәсендә туган мәсьәләләрне чишү юлын табу мөһимлеген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз