news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таҗикстан Премьер-министры һәм Татарстан Президенты «Таҗикстан – Татарстан» форумын ачты

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан хакимияте һәм бизнес вәкилләрен «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара саммитына чакырды.

Таҗикстан Премьер-министры һәм Татарстан Президенты «Таҗикстан – Татарстан» форумын ачты
tatarstan.ru

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Душәнбедә «Таҗикстан – Татарстан» эшлекле форумында ике республиканың сәүдә-икътисади потенциалы тәкъдим ителде һәм мөмкин булган уртак проектлар турында фикер алышу булды. Форумны сәламләү сүзләре белән Таҗикстан Премьер-министры Кохир Рәсүлзода һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга һәм Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмонга төбәкара хезмәттәшлек үсешенә күрсәткән игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт әйтте. «Татарстанның икътисади потенциалын тәкъдим итүемә шатмын. Без Россия-Таҗикстан мөнәсәбәтләре кысаларында Таҗикстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез. Аларның үсешендә һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзербез», - диде ул.

«Безнең делегациянең Таҗикстанга сәфәре нәтиҗәләре буенча эшлекле даирәләр хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачар һәм уртак проектлар турында килешерләр дип көтәбез», – диде Татарстан Президенты. Ул  Татарстанның Таҗикстан базарында «Татнефть», «ТАИФ», КАМАЗ, КМПО, «Позис», «Татхимфармпрепаратлар» һәм республиканың башка алдынгы компанияләре эшләве белән кызыксынуын белдерде.

Чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан хакимияте һәм бизнесы вәкилләрен Татарстанга чакырды. Ул эшлекле сәфәр өчен иң якын сәбәп – 24-26 апрельдә Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI халыкара икътисади саммиты, дип искә төшерде.

Форум эше барышында Таҗикстанның инвестицияләр һәм дәүләт милке белән идарә итү буенча Дәүләт комитеты рәисе Фаррух Хамрализода Таҗикстанның инвестицион мөмкинлекләре турында җентекле презентация белән чыгыш ясады. Татарстанның сәүдә-икътисади һәм сәнәгать потенциалы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов сөйләде.

Форум Таҗикстан һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында килешүләр имзалау белән тәмамланды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100