news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таҗикстан Хөкүмәте имамнарга сакалларын 3 сантиметрдан озынрак үстерүне тыя

Сакал йодрык зурлыгыннан артмаска тиеш, дигән карар Таҗикстанда 2012 елда ук чыккан булган.

(Казан, 7 август, “Татар-информ”). Таҗикстан Хөкүмәте имамнарга сакал үстерүдә тиешле озынлыкны раслаган. Бу хакта җирле kazislam.kz чыганагы хәбәр итә, дип җиткерә РИА “Новости”.

Район хакимияте башлыгы Сәлохиддин Раджабзод сүзләренчә, сакал 3 сантиметр озынлыктан артмаска тиеш, бу ил мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә туры килә.

Ә сакал йодрык зурлыгыннан артмаска тиешлек турындагы карар Таҗикстанда 2012 елда ук кертелгән булган. Ике ел элек республикада аеруча озын сакалларга каршы кампания булган. Ул вакытта хокук сакчылары сакаллары озын ир-атларны тоткарлап, мәҗбүри кырындырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100