news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таҗетдин патриарх Кириллның РФ Конституциясендә Аллахны искә алу идеясен хуплады

Мөфти Төп законга дәүләт тарафыннан традицион диннәргә ярдәм итү турындагы сүзләрне кертергә тәкъдим итте.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кириллның ил Конституциясенә Аллах турында искәртүне кертү инициативасын хуплады. Бу хакта «Эхо Москвы» хәбәр итә.

Таҗетдин патриархның тәкъдимен «мең процентка» хуплавын әйтте. Ике дин лидеры да Россия гимнында Аллах искә алынуга сылтама ясый. Шулай итеп, шимбә көнне, 1 февральдә, патриарх Кирилл: «Әгәр гимнда «Аллах саклый торган туган җир» була ала икән, ни өчен бу хакта безнең Конституциядә әйтелми?» - дип әйтүен «Интерфакс» шәрехли.

Шулай ук Россия югары мөфтие билгеләп үткәнчә, төп Законга дәүләт тарафыннан традицион диннәргә ярдәм итү турында сүз кертергә кирәк — сүз рухи һәм матди ярдәм турында бара.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында Конституциягә төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте. Төзәтмәләр турындагы закон проектын дәүләт башлыгы Дәүләт Думасына 20 гыйнварда кертте. 23 гыйнварда проект беренче укылышта кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100