news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түземсезлек белән ярымфинал матчын көтәбез – Хавьер Грасия

"Рубин" командасы баш тренеры мондый шартларда уйнаганда максат бер – алдагы раундка узу иде, дип белдерде.

Түземсезлек белән ярымфинал матчын көтәбез – Хавьер Грасия
Ильнар Тухбатов

(Казан, 1 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Рубин" футбол командасы баш тренеры Хавьер Грасия Новосибирскиның "Сибирь" командасына каршы уенга бәя биреп, матчтан соң уздырылган матбугат конференциясендә Үзәк стадиондагы кырның бик үк яхшы хәлдә булмавын әйтте.

"Уен кыры яхшы сыйфатлы булмаган мондый шартларда уйнаганда максат бер генә – алдагы раундка узу. Бүген без шул максатыбызга ирештек. Тигез уен булды. Кубок өчен көрәштә алдагы этаплардагы кебек кискен матчның шаһиты булдык. Бүген күп әйбер уен кырына бәйле иде. Футболчылар аяусыз көрәште һәм яхшы эшләделәр", – диде Хавьер Грасия.

Ул шулай ук көндәш команда – Новосибирскиның "Сибирь" футболчыларын да яхшы яктан гына искә алды.

"Көндәш команданы да турнирда шактый уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйсым килә. Яхшы матч уздырдылар. Без матч азагында гына гол керттек. Анысы да зур хезмәт сорады. Мөмкинлекләр күп булды, әмма һәрвакыт гол кертеп булмый шул. Барыбыз да көрәштек, алдагы этап – ярымфиналга чыгуыбыз белән канәгатьмен. Түземсезлек белән ярымфинал матчын көтәбез", – диде "Рубин"ның баш тренеры.

Исегезгә төшерәбез, Казанның "Рубин" футболчылары бүген Үзәк стадионда Новосибирскиның "Сибирь" командасына каршы Россия кубогы ярышларының чирекфинал матчын уздырды. Уен Казан командасы файдасына төгәлләнде – 1:0.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100