news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төзелештә эшче һәлак булу сәбәпле, прораб тоткарланган

Прораб гаебен өлешчә таныган.

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда төзелештә эшче һәлак булу сәбәпле, прораб тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез: 26 февраль көнне Чаллыда төзелеш мәйданнарының берсендә, өстенә бетон плитә төшеп, 60 яшьлек эретеп ябыштыручы һәлак булуын хәбәр иткән иде.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуда шикләнелеп, “Домкор” төзелеш компаниясенең 27 яшьлек прорабы Ренат Әхмәдинуров тоткарланган. Ир-ат гаебен өлешчә таныган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе “Төзелеш эшләре алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгаткан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot