news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төзелеш министры Татарстанда социаль программалар үтәлеше турында сөйләде

Барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

(Казан, 21 апрель, "Татар-инфрм"). Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль программалар үтәлеше турында сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәритә.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасында 2018 елгы күп фатирлы йортка капиталь ремонт программасында 43 муниципаль берәмлек катнаша (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре). Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бу – гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метр булган 995 күп фатирлы йорт.

Мәгариф объектларына (мәктәпләр, балалар бакчалары) капиталь ремонт исемлегенә 2018 елда 732,72 млн. сумга 28 гомуми белем оешмасы кергән. Бу 16 муниципаль мәктәп, 12 коррекцион мәктәп һәм 85 мәктәпкәчә балалар оешмасы. 19 апрельгә 16 муниципаль мәктәпнең 13сендә эшләр бара. 1 объектта эшләр тәмамланган.

Моннан тыш, 12 коррекцион мәктәпнең унысында эшләр алып барыла.

Мәктәпкәчә балалар оешмаларында 85 объектның 78ендә эшләр бара. 1 объектта эшләр тәмамланган.

2018 елда республикада 14 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт, 6 балаларны савыктыру лагерен төзү һәм 1 балаларны савыктыру лагерена реконструкция (40,0 млн. сум) карала. 19 апрельгә эшләр барысында да бара. Бер объектта эшләр тәмамланган.

2018 елда 11 булдырылучы ресурс үзәгенә (колледжга) капиталь ремонт эшләре каралган. Барлык объектларда да эшләр оештырылган.

42 мәдәни объектка капремонт планлаштырылган 41 объектта эшләр бара.

Барлык 28 яшүсмерләр клубында капремонт эшләре алып барыла.

Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә капремонт кысаларында 34 объектның 26сында эшләр бара.

Татарстан Республикасында муниципаль архив биналарына капиталь ремонт каралган. 19 апрельгә 19 объектның 17сендә эшләр оештырылган.

Республикада 2018 елда шулай ук яңа программа – Татарстан Республикасының 6 яшьләр үзәгенә капиталь ремонт һәм аларның матди базасын ныгыту планлаштырылган.

Моннан тыш, 120 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капиталь ремонт планлаштырыла, гомуми суммасы 3 млрд. 195,72 млн. сум. Казанда 21 поликлиника бинасы, Чаллыда – 15, Түбән Камада – 6, Әлмәттә – 4, республика мунициципаль районнарында – 74. 19 апрельгә 120 объектның 60ында әзерлек эшләре башланган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot