news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төзелеш министры Хәнифов Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен Алабугада тавыш бирде

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры сайлау участогына Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев белән килде.

Төзелеш министры Хәнифов Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен Алабугада тавыш бирде
«Новая Кама» газетасы

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов илнең Төп законына үзгәрешләр кертү өчен Алабугада тавыш бирде. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.

Иртәнге тугызлар тирәсендә Фәрит Хәнифов районы башлыгы Рөстәм Нуриев белән бергә 6 нчы номерлы мәктәптә урнашкан 1390 нчы сайлау участогына килде.

Министр фикеренчә, Россиядә яшәүче һәр кеше хәзер глобаль үзгәрешләр чоры җитүен тоя.

«Бу бик мөһим көн. Нәрсәдер үзгәртергә кирәклеген һәркем сизә — моны күп санлы сораштырулар, иҗтимагый чаралар дәлилли. Алабуга халкының актив булуын әйтер идем, моның өчен һәркемгә дә рәхмәтемне белдерәм», — диде ул.

Сайлаучыларның участокка күп килүе турында 1390 нчы участок комиссиясе рәисе Анна Фирсова да әйтте. 1 июль иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, алдан тавыш бирү мөмкинлеген участокка караган сайлаучыларның 75 проценты файдаланган.

Алабуга районы җитәкчесе тавыш бирүнең ничек узуын, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор куйган таләпләрнең үтәлү-үтәлмәвен тикшерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100