news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төзелеш министрлыгы йортларны газосигнализаторлар белән җиһазландырырга тәкъдим иткән

Идарә тармагы бу гамәл күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк дип саный.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Газ плитәләре булган күпфатирлы йортларны газосигнализаторлар белән җиһазландыра башлаячаклар. Алар бу йортта яшәүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк. Бу тәкъдимне Хөкүмәткә Россия Төзелеш министрлыгы керткән, диелә идарә тармагы сайтында. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

“Хәзерге вакытта Россиянең Төзелеш министрлыгы башка идарә тармаклары белән берлектә халыкка финанс йөкләнешне арттырмый гына көнкүреш газын куркынычсыз куллану мәсьәләсен хәл итә. Газны көнкүрештә файдаланудан килеп чыккан һәлакәтләрнең төп сәбәпләре кешеләрнең үзләрендә – җиһаз белән белеп эш итмәү, яисә саксыз кылану, газ җиһазының төзексезлеге”, – дип аңлаткан Россия Төзелеш министры Михаил Мень.

Газ чыгуны тойган яңа җиһазлар исә автомат рәвештә газ бирүне туктатачак, җилләтүне кабызачак һәм махсус хезмәтләргә тиз арада хәбәр итәчәк. Министр газосигнализаторлар “күпфатирлы йортта яшәүчеләрне намуссыз күршеләрдән һәм еш кына үзләрен дә сакларга” ярдәм итәр дип саный.

Идарә тармагы тарафыннан көнкүреш газын кулланучы күпфатирлы йортларда кркынычсызлыкны арттыру өчен башка үзгәрешләр дә кертелде. Шулай итеп, җилләтү шахталары эшчәнлеге бозылган очракта юридик затларга штраф 100 мең сумга кадәр күтәрелде. Һәлакәткә китерергә яисә кешенең тормышына куркыныч тудырган очракта исә бу штраф 400 мең сум тәшкил итте. Физик затларга административ җәза 5 мең сум күләмендә билгеләнде.

Көнкүреш газы кулланган күпфатирлы йортларга игътибарның артуы үткән ел көздә Иваново өлкәсендә Рязаньдә булган газ шартлауларына да бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100