news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төзелеш министрлыгы җылылык буенча яңа нормативлар кабул итәргә мөмкин

Җылылык нормативларын җайга салу проблемасы йортларда җылылык счетчикларын урнаштыру ярдәмендә хәл ителергә мөмкин.

(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җылылык нормативларын яңадан карау турында карар кабул итәргә мөмкин. Бу хакта Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү департаменты директоры Светлана Никонова хәбәр итте. Бу турыда “Интерфакс” хәбәр итә.

“Без субъектларда мониторинг оештырдык. Бу төгәл төбәкләрдә кулланучылар өчен нинди бәя нәтиҗәләре булуын карау һәм җылылык нормативларын билгеләү юллары һәм мондый карарлар кабул итү карталарын карау өчен кирәк иде”, - диде Светлана Никонова Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты утырышында.

Ул билгеләп үткәнчә, җылылык нормативларын җайга салу проблемасы йортларда җылылык счетчикларын урнаштыру ярдәмендә хәл ителергә мөмкин.

"Ресурс исәпләнергә тиеш һәм бу куллану гомуми йорт приборы белән исәпкә алынырга тиеш. Алга таба норматив, аларны бүлү, катлау буенча барлык сораулар хәл ителәчәк. Бу бәхәсләр булмаячак”, - дип өстәде Светлана Никонова.

Элегрәк “Парламентская газета”, депутат Борис Гладкихка сылтама ясап, киләсе елдан җылылык нормативын катларга бәйле рәвештә үзгәртергә мөмкин, диде. Яңалыклар беренче каттан дүртенче катка кадәр фатир хуҗаларының түләүләре шактый артырга мөмкин булуына китерәчәк, диелгән материалда.

Соңрак Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җылылык өчен тарифларны үзгәртү турындагы мәгълүматны кире какты һәм бер йортта җылылык өчен төрле нормативлар билгеләргә мөмкинлек бирүче нигезләмәләрнең булмавын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100