Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төзелеш министрлыгы яңа йортларда яшәүчеләрне капремонт кертеменнән азат итүне хупламады
Ведомство башлыгы Михаил Мень “гомуми казанга” түгел, ә үз йортларына гына кертемнәр ясауның махсус механизмы барлыгын җиткерде.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Россия Төзелеш министрлыгы Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруда ярдәм итү фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашинның тәкъдимен хупламады. Ул яңа төзелгән йортларда яшәүчеләрне капиталь ремонт кертемнәрен кимендә биш елга азат итәргә кирәк дип белдергән иде. Россия төзелеш министры Михаил Мень журналистларга хәбәр итүенчә, бүгенге көндә “гомуми казанга” түгел, ә үз йортларына гына кертемнәрне туплауның махсус механизмнары бар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Степашин фикеренчә, яңа төзелгән йортларда яшәүчеләрне, сыйфат гарантиясе нәкъ менә биш елга исәпләнгән булганда, капиталь ремонт кертемнәреннән азат итәргә була.
"Бүгенге көндә без моны дөрес дип санамыйбыз. Фикер алышу дәвам итә ", - дип җиткергә Төзелеш министрлыгы башлыгы һәм биш елдан соң инде яңа йортлар яңа булып калмаячак, дип өсти.
2016 елда Россиядә капиталь ремонт 41,4 мең күпфатирлы йортка ясалган. Бу 2015 елга караганда ике тапкыр артык. Барлык россиялеләр капиталь ремонтка 142 млрд сумнан артык акча җыйган.
Капиталь ремонт программасына 750 меңнән артык 2,36 млрд кв. метр мәйданда күпфатирлы йорт кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз