news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төзелеш министрлыгы: Татарстанда социаль ипотека буенча ун йорт тапшырылды

Фәрит Хәнифов барлык районнар белән узган киңәшмәдә торак төзелеше һәм капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.

Төзелеш министрлыгы:  Татарстанда социаль ипотека буенча ун йорт тапшырылды
архив

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов бүгенге киңәшмәдә Татарстанда торак төзелеше һәм капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында узган киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, торак төзелеше программалары буенча 21 февральгә Татарстан Республикасында 401 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

2020 елда социаль ипотека программасы буенча 4 мең 970 фатирлы 130 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 21 февральгә статистика органнарына 108 фатирга исәпләнгән ун йорт буенча хисап тотканнар. Моннан тыш, 26 объектта эш — югары дәрәҗәдә, 54е — уртача, 40ы азрак дәрәҗәдә башкарылган.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы кысаларында 177 күп фатирлы йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта 35 объект файдалануга тапшырылган, 69ы — югары әзерлек дәрәҗәсендә тора, 61е — уртача һәм 12 йорт азрак дәрәҗәдә.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 10 мең 680 йортның 1 мең 322се файдалануга тапшырырга әзер.

Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы, 21 февральгә 731 күп фатирлы йорт буенча капиталь ремонт ясау өлешендә, проект-смета документларын эшләү буенча эшләр башкаруга сөйләшүләр барышында, җиңүчеләр билгеләнде, дип сөйләде. Торгларда җиңүчеләр белән килешүләр төзүдә эш алып барыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100