news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төзелеш министрлыгы 32 төбәкнең торак инфраструктурасы өчен субсидия бирергә уйлый

Программа кысаларында социаль инфраструктура объектлары төзелешенә ел саен федераль казнадан 20 миллиард сум акча бүленә.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Россиянең Төзелеш һәм торак һәм коммуналь хуҗалык министрлыгы "Торак" федераль максатчан программасы кысаларында гамәлдә булган "Россия Федерациясе субъектларында торак төзелеше үсеше программасын стимуллаштыру" программасы нигезендә илнең 32 төбәгенә 100 проект өчен субсидия бирергә уйлый. Бу хакта торак төзелешен үстерү мәсьәләләре буенча Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белән узган киңәшмәдә төзелеш министрлыгы башлыгы Михаил Мень хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әлеге программа кысаларында социаль инфраструктура объектлары төзелешенә ел саен федераль казнадан 20 миллиард сум акча бүленә. 2017 елда 32 төбәк 60тан артык инвестицион проектны тормышка ашыру өчен ярдәм алган, диде министр.

"Хәзерге вакытта 2018 елда әлеге программада катнашу өчен субъектлар сайлана. Акча 32 төбәктә 100 проектны тормышка ашыруга бүленәчәк. Әлеге проектлар буенча торак торгызуның планлаштырган күләме 8 миллион квадрат метрдан артыграк, ягъни 2017 елгыдан күбрәк дигән сүз", – дип белдерде Мень.

Ул шулай ук әлеге акчаны вакытында федераль казнага салырга кушты. Чөнки төзелеш циклы ике елны тәшкил итәчәк һәм инвестор әлеге дәүләт программасының тотрыклы булуын аңларга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100