news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төзелеш министрлыгы 2017 елның I кварталында яшь гаиләләргә 4,2 млрд сум акча бүлеп бирә

Министрлык мәгълүматлары буенча, 2017 елда торак шартларын 15 меңләп гаилә яхшырта алачак.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Россия Төзелеш министрлыгы федераль бюджеттан 2017 елның I кварталында төбәкләрдә яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга 4,2 млрд сум акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Быел беренче квартал дәвамында Россия Төзелеш министрлыгы “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү”, “Торак” максатчан федераль программаны тормышка ашыру кысаларында федераль бюджеттан 4,2 млрд сум акча бирәчәк.

Акчалар Россиянең 75 төбәгенә бүленә. Министрлык мәгълүматлары буенча, 2017 елда торак шартларын 15 меңләп гаилә яхшырта алачак», – диелгән министрлык хәбәрендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot