news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төзелеш компанияләре җитәкчеләре кредит алу өчен бердәм гариза кертүне сорый

Девелоперлар проект финанславына күчү кысаларында йортларны банк кредитлары хисабына төзергә тели.

Төзелеш компанияләре җитәкчеләре кредит алу өчен бердәм гариза кертүне сорый
архив/Рамиль Гали

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанның төзелеш компанияләре җитәкчеләре банктан кредит алу өчен бердәм гариза формасы кертүне сорый. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эскроу-счетларга күчү мәсьәләсенә багышлап үткәргән киңәшмәдә шундый тәкъдим кертелгән. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Төзелеш компанияләре җитәкчеләре барлык банклар өчен бердәм гариза формасын кабул итүне сорый. Ягъни компания бер банкка документлар пакеты тапшыра. Әгәр анда кабул итмәсәләр, ул аларны башка банкка бирә, анда исә бөтенләй башка документлар пакеты кирәк. Боларның барысы да бик күп вакытны ала», - дип ачыклык кертте Лилия Галимова.

Девелоперлар башка проблема хакында да хәбәр иткән: аларның тиешле гаризалар әзерләрлек белгечләре юк икән. Үз чиратында, банк хезмәткәрләренең шулай ук проект финанславына күчүгә бәйле документлар белән эшләү тәҗрибәсе дә җитәрлек түгел. Боларның барысы да моңарчы өлешчеләр акчасына сафка бастырылган йортлар төзү өчен кредит алу процессына тискәре йогынты ясый.

Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына киңәшмә нәтиҗәләре буенча мәсьәләләр исемлеген формалаштырырга йөкләмә бирде. Аларны август аенда торак базарын үстерү мәсьәләләре буенча Россия Дәүләт Советының эшче төркеме утырышында караячаклар.

1 июльдән проект финанславына мәҗбүри күчүне күздә тоткан закон үз көченә керде. Хәзер төзелеш компанияләре һәм торак сатып алучылар арасында банклар рәвешендәге арадашчы-контролер барлыкка киләчәк. Төзелештә катнашучы счетка акча күчерәчәк, төзүче аны килешүдә күрсәтелгән шартларны үтәгән очракта гына ала алачак.

Моңа кадәр билгеле булганча, Татарстанда 178 йортны иске кагыйдәләр буенча төзеп бетерәчәкләр, 52 объект исә яңа проект финанславына күчәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100