news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төзелеш-архитектура университеты ректоры: Ике телне белү — профессиональ үсештә ярдәм итә

"Татар телен белү профессиональ үсешкә ярдәм итә. Кеше ике телне белсә, аның мөмкинлекләре күбрәк", — ди профессор Рәшит Низамов.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казан дәүләт төзелеш-архитектура университеты ректоры  фикеренчә, татар телендә югары белем бирүнең бары уңай яклары гына бар. Минуслары исә югары уку йортының финанс хәленә генә кагылырга мөмкин. Бу хакта Рәшит Низамов  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә интервью барышында җиткерде.

Аның  фикеренчә, ике — рус һәм татар телләрен бер дәрәҗәдә белү профессиональ үсештә ярдәм итә.

“Балаларга татар мохитендә уку мөмкинлеге бирелә. Икенчедән, балалар телне онытмыйча саклап кала, белемнәрен ныгыта һәм профессиональ өлкәдә ике телне дә белә. Татар телен белү профессиональ үсешкә ярдәм итә. Кеше ике телне белсә, аның мөмкинлекләре күбрәк. Күбрәк тел белүче кешеләр алар югарырак дәрәҗәдә. Мин 55 яшемдә инглиз телен өйрәнә башладым”, — ди Рәшит Низамов.

“Минусларына килгәндә. Безгә кайвакыт: “Китаплар язасыз, ул татарча китаплар нәрсәгә кирәк инде? Русча китаплар бар бит”, — диләр. Финанс ягыннан безнең югары уку йортына аның файдасы юк. Моның өчен дәреслекләр, укытучылар, аерым аудиторияләр кирәк. Алты төркемме, әллә берме — аларга лекцияне бер укытучы укый. Тик без бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез”, — дип белдерде ректор. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100