news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Төзүчеләр көне белән котлады

Ирек Фәйзуллин төзелеш тармагында эшләүчеләргә һәм лаеклы ялга чыккан ветераннарга уңышлар теләде.

(Казан, 13 август, “Татар-информ”). Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Төзүчеләр көне белән котлады, дип яза әлеге оешманың матбугат хезмәте.

Бәйрәм юлламасында министр төзелеш тармагында эшләүчеләргә һәм лаеклы ялга чыккан ветераннарга мөрәҗәгать итә:

“Хөрмәтле хезмәттәшләр һәм тармак ветераннары!

Сезгә, фидакарь хезмәтегез өчен, чын күңелдән Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм үз исемемнән  рәхмәт сүзләрен җиткерәм!

Сез мактаулы һәм җаваплы һөнәр сайлагансыз. Барлык төзелеш белгечлекләре вәкилләре хезмәте бәрабәренә республикабызның икътисади үсеше, һәр кешегә уңайлы мохит һәм югары сыйфатлы заманча тормыш булдырыла. Бүген сез төзегән биналар замандашларыбызга һәм безнең киләчәк буыннарга хезмәт итәчәк.

Аеруча рәхмәтемне төзелеш тармагы ветераннарына белдерәм. Алар үз хезмәтләре белән һөнәрләренә тугрылыклы булуын исбатлады.

Бу истәлекле көндә Сезгә чын күңелдән бетмәс-төкәнмәс энергия, тотрыклылык, нәтиҗәле эш һәм тармак алдында торган бурычларны уңышлы хәл итү, шулай ук ныклы сәламәтлек телим. Ә иң мөһиме – Җирнең иң гүзәл һөнәре ияләре булуыгыз өчен горурлык хисләрен югалтмагыз!” – диелә котлауда.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100