news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төзелә торган кайбер мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре вакытында тапшырылмаска мөмкин

Казан җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә моның сәбәпләре ачыкланылды

 (Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Ел башыннан Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 8 учреждение ачылды. Тагын шундый 6 объект кулланылышка тапшырылырга әзерләнгән, 5 яңа объектта, кулланылышка тапшыру өчен, тикшерү эшләре бара.

Кайбер балар бакчалары тапшырылырга тиешле вакытка төзелеп бетмәскә дә мөмкин. Бу хакта бүген башкала җитәкчелегенең Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр итте.

“Бер үк вакытта күп күләмдә балалар бакчаларын төзүдә эшчеләр һәм төзү материаллары җитмәүгә, берничә балалар бакчасының төзү урынын үзгәртү, 220 бала сыйдырышлы балалар бакчаларының проектлары үзенчәлекле һәм катлаулы булу, янгынга каршы яңа нормалар кертелү нәтиҗәсендә, проектка үзгәрешләр кертү һ.б. сәбәпләр аркасында, кайбер балалар бакчалары тиешле вакытта тапшырылмаска мөмкин “, - диде ул.

Искәртеп узабыз, мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләрен үстерү программасы нигезендә, Казан территориясендә балалар бакчалары төзү өчен 2,3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән иде, шуларның 30 проценты —федераль, ә 70 е − республика бюджетыннан. Бу программа нигезендә, башкалада барлыгы 30 яңа мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен учреждениеләр төзү, бер балалар бакчасында капиталь төзекләндерү ясау, ә 15ндә өстәмә урыннар булдыру каралган. Нәтиҗәдә, балалар бакчасына чират торучылар саны 4620 кешегә кимер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100