news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төзелә торган футбол стадионында ТР муниципалитетлары башлыклары өчен “Ачык ишекләр көне” узачак

Бүген бу объектта 36 муниципаль районнан 500дән артык төзүче эшли

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Универсиадага төзелә торган футбол стадионында якынча бер атнадан ТР муниципалитетлары башлыклары өчен “Ачык ишекләр көне” узачак.
Мондый көнне уздыру идеясен бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР төзелеше, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов тәкъдим итте. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады.
Фәрит Хәнифов сүзләренчә, бүген объектта 36 муниципаль районнан 500дән артык төзүче эшли. Ул муниципаль раойннар башлыкларына төзелешнең ничек баруы кызыклы булачак, дип билгеләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot