news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төзекләндерелгән Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә татар милли киемнәре урнаштырылачак

Архитектор Илдар Хановның энесе Илгиз Ханов бинаны агач материаллар кулланмыйча сафка бастырырга җыена.

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Алёна Низамова). Янгыннан зыян күргән Казанның Аракчино бистәсендәге Барлык диннәр гыйбадәтханәсен архитектор Илдар Хановның энесе Илгиз Ханов сафка бастырмакчы.  Төзекләндерелгән Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә татар милли киемнәре урнаштырылачак. Бу хакта ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы хәбәрчесенә белдерде. 

Абыйсының эшен ул тормыш максаты итәргә җыенуын белдерде. “Хәзер проектлар белән эшлибез. Юам, чистартам. Тәрәзәләрне алыштыру эшләре бара. Йога дәресләре бирәм, икона язу буенча үзәк ачылачак. Элеккегедән әйбәтрәк итеп ясарга тырышачакмын. Яңа материаллар белән. Агачтан ясамыйм, агач яна”, - дип белдерде ул “Адымнар “ тапшыру хәбәрчесенә.

Биредә Ислам бүлмәсенә татар милли киеме, бизәнү әйберләре дә куячаклар. Икенче бүлмә Илдар Хановның иҗатын чагылдырачак. Тагын берсендә Илгиз Хановның үз эшләре урын алачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100