news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төзекләндерүдән соң, Түбән Камада татар драма театры бинасы ачылды

«Яшәешнең гүзәл мизгелләре» дип аталган чара театрның 30 еллык юбилеена багышланды.

Төзекләндерүдән соң, Түбән Камада татар драма театры бинасы ачылды
tat.e-nkama.ru

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрының яңартылган бинасы ачылды. «Яшәешнең гүзәл мизгелләре» дип аталган чара театрның 30 еллык юбилеена багышланды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Анда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башка кунаклар катнашты.


Түбән Кама драма театры 1989 елда «Түбән Кама нефтехим» каршындагы яшьләр татар студиясе буларак оеша. 30 ел эчендә труппа 120 дән артык спектакль куйган, аларның кайберләреннән өзекләр ачылыш тантанасында да тәкъдим ителде.

Быел Театр елы кысаларында Түбән Камада Кайманов урамындагы бинаны капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Республика программасы буенча бүлеп бирелгән акчага (145 133 700 сум) 250 урынга исәпләнгән яңа зал төзелгән, бинаның эче тулысынча үзгәртелгән. Хәзер бу — чын классик театр, Түбән Каманың бизәге.

Элек төп зал буларак кулланылган кече зал хәзер «Бишегем» татар балалар театры карамагында, студиядә кырыкка якын бала шөгыльләнә.

Ачылу кичәсе, чын мәгънәсендә, театр бәйрәменә әверелде. Сәхнәләштерелгән күренешләрдән тыш, төрле җырлар, биюләр дә башкарылды.

Ирада Әюпова Түбән Кама өчен мондый театр булуның чын казаныш икәнлеген әйтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100