news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төяп барган йөгенә тиешле документлары булмаган шоферлар тоткарлана тора

Йөкнең төрлесе бар: җиңел машиналар, машина кузовлары, төсле металл калдыклары һ.б.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). 28 сентябрьдә Чистай – Нурлат юлының 7 нче чакрымында республика ЮХИДИ идарәсенең юллардагы патруль хезмәте полкы хезмәткәрләре 2 кузов җиңел машина төяп барган «КамАЗ» машинасын туктаткан. Йөк машинасы белән идарә иткән 1988 елгы ир-егетнең шуңа тиешле документлары булмаганга, мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, ул Чистай эчке эшләр бүлегенә озатылган.

 Ул көнне Азнакай – Бөгелмә юлының 28 нче чакрымында патруль хезмәте тоткарлаган «ГАЗ-3221» автомобиле шоферының да арбасындагы «ГАЗ-31029»ның кузовын алып баруга тиешле документлары булмаган. 1958 елгы шофер Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә китерелгән.

 Аннан алдарак, 26сы көнне, Чаллы – Әлмәт юлының 41 нче чакрымында туктатылган «ИЖ-2717» машинасы белән идарә иткән 1972 елгы ир-егетнең, шулай ук, 10-15 кг бакыр, 6-8 кг алюмин, 30-35ләп иске аккумулятор төяп баруга хокук биргән документлары булмаган. Анысы исә Зәй шәһәре эчке эшләр идарәсенә китерелгән.

 ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, 25ендә Әлмәт – Чаллы юлының 50 нче чакрымында юллардагы патруль хезмәте полкыныкылар туктаткан «ВАЗ-2109» машинасы салонында сыеклык суыртылган шприц, дару төймәләре табылган, һәм алар наркотик матдәләр булырга мөмкин дип фаразлана. Машина рулендәге 1989 елгы зат эше белән Зәй эчке эшләр бүлеге шөгыльләнә.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100