news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтештә “Әзер бул! Юк!”- дип әйт” дигән акция узды

Уздырылган акция нәтиҗәсендә “Закон өземтәләре белән таныштым” дигән 350гә якын имза җыелды

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Тәтеш муниципаль районы балалар думасы инициативасы белән шәһәрнең халык күп йөри торган урамнарында наркотикларга каршы “Әзер бул! Юк!”- дип әйт” дигән акция узды.
“Тәтеш таңнары” хәбәрләренә караганда, гадәттәгечә болытлы, салынкы көндә өсләренә ачык-кызыл һәм сары футболкалар кигән наркотикларга каршы “Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучылар (1нче һәм 2нче урта мәктәп укучылары) һәркемнең диярлек игътибарын җәлеп итте. Алар: “Сез законны беләсезме?” – дигән сорау белән үз эшләре белән ашыгучыларны туктатты. Әгәр алар бер генә секунд уйлап торса да, балалар шунда ук наркотиклар белән теләсә нинди бәйләнешнең – сатып алумы, сак¬лаумы, ташу, сатумы, куллануны оештырумы, әзерләү яки куллануга күндерүме – җинаять икәнлеген исләренә төшерде!
Тәтештә мондый акцияләр – сирәк, шуңа да аны төрлечә кабул иттеләр: кемдер, куркып кулын селтәп, ашыгып китү ягын карады, кемдер елмаеп тукталды һәм теләп чарада катнашты. Мәсәлән, әбиләр сок¬ланып: “Менә, нинди әйбәт, яшьләребез игелекле эшкә алынганнар!” – диде. Һәм, әйтергә кирәк, мондый сүзләрне еш ишетергә туры килде. Уздырылган акция нәтиҗәсендә “Закон өземтәләре белән таныштым” дигән 350гә якын имза җыелды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100