news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтештә "яшь" пенсионерлар бәйрәме быел сигезенче тапкыр узган

Районның Урюм авылында 2018 елда лаеклы ялга чыккан кешеләргә багышланган чара оештырылган.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова). Тәтеш районы Урюм авылында сигезенче ел рәттән “яшь” пенсионер бәйрәме үткәрелә. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Татарстанда Россия пенсионерлар берлегенең Тәтеш районы Урюм авыл җирлеге беренчел оешмасы рәисе Геннадий Карабаев, җирлекара китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Тамара Куркова һәм авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Елена Карпова тантанага әзерлекне иҗадилык белән, фантазия һәм шаян күренешләрне тәкъдим итеп әзерләгәннәр.
 
Авыл кешеләре дә уртак эшкә үз өлешен керткән: тантанага тозланган һәм маринадланган ашамлыклар алып килгәннәр, пироглар пешергәннәр. Чарага Тәтеш районы Пенсия фонды Идарәсе башлыгы Ирина Большакова, ТРда Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлек җитәкчесе Нина Новикова килде.
 
Бәйрәм кичәсе китапханәдә узды. Анда җирлекнең  урта  яшьтәге кул эшләре осталары ясаган әйберләрдән күргәзмә оештырылган иде. Геннадий Карабаев җыелучыларны беренчел оешма эшчәнлеге белән таныштырды.
 
“Безнең авылда актив пенсионерлар яши. Алар авыл хуҗалыгын алып баруда да, балалар һәм оныкларын тәрбияләүдә дә активлар. Пенсия – хөкем карары түгел, ә үзеңне төрле эшчәнлек юнәлешендә тормышка ашыру мөмкинлеге”, – диде ул.
 
Җыелучыларның аерым игътибары тантана сәбәпчеләре, агымдагы елда лаеклы ялга чыккан Анатолий Князькин һәм Татьяна Киселевага булды. Алар “ант” әйтеп, пенсионерлар “партиясенә” керде. “Атлантида” вокал төркеме чыгыш ясады.
 
Нина Валентиновна ТРда Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлек эше, өлкән буын Университеты, “Атлантида” эшлекле хатын-кызлар клубы эшчәнлеге турында сөйләде, оештыручыларга матур бәйрәм бүләк иткән өчен рәхмәт белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100