news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтештә яшәүчеләр ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алды

Аннары эстафета Баулы районына юл тотачак.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Тәтеш районына килеп җитте. Флагны каршы алу тантанасы район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды. Бу турыда «Авангард» газетасы яза.

«Тәтеш районы барлык тармакларда да уңышлы үсеш ала, елдан-ел хезмәт, яшәү һәм ял итү өчен уңайлырак була бара. Татарстан — күпмилләтле республика, аның халкы үз тарихын һәм гасырлык традицияләрен кадерләп саклый. Без гимн, герб һәм әләм белән горурланабыз», — диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов.

Ул флагка Тәтеш районы гербы төшерелгән тукыманы беркетте. Аннары эстафета Баулы районына юл тотачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100