news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтештә яшәүче Италиядә узган ярышларда алтын медаль яулады

Татарстан данын «Ита­лия Опен Зеленый Кубок Беретты» ярышларында яклаган Александр Сахарнов беренче урынны алды.

Тәтештә яшәүче Италиядә узган ярышларда алтын медаль яулады
http://tetyushy.ru/

(Тәтеш, 30 май, «Татар-информ», «Тәтеш таннары»). Тәтешле Александр Сахарнов Италиядә узган ярышларда алтын медаль яулады.

Тәтеш спортчысы ква­лификациядә 125 мөм­кин­лектән 101 ми­шеньгә тидереп, икенче нәтиҗә белән финалга чыкты. Финалда ул алтын матч­ка кадәр барып җитте, анда Италия атучысы Даниэль Парреттинины җиңде.

Александр Сахарнов тренеры Виталий Вах­туров һәм Татарстан Республикасының стендка һәм пуля бе­лән ату Федерациясе вице-президенты Фиргать Җи­һаншин белән бергә Ита­лиянең Масса-Мартана шәһәрендә узган ярышларда катнаштылар. Ярыш­лар 20 майдан 24 майга кадәр «пара-­трап» кү­негүе буенча барды, — дип хәбәр итәләр безгә Тәтешнең стендка һәм пуля белән ату мәктәбеннән.

Татарстанлылар — бу зур халыкара турнирда Россия ату мәктәбен бердәнбер тәкъдим итү­челәр. Александр Сахар­нов — Россия­нең иң титуллы пара-атучысы. Алдан ул Ита­лиядә узган турнирларда катнашты һәм ике тапкыр призер булды: 2017 елда ул Италиядә Гран-при отты, ә 2018 елда ярышларның көмеш призеры булды.


news_right_1
news_right_2
news_bot