news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтештә стендка ату буенча Татарстан Кубогының беренче этабы узды

Барлыгы дүрт яшь категориясе буенча 16 комплект бүләк уйнатылды.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Бу ялларда Тәтеш атарга өйрәнү урынында стендка ату буенча Татарстан Кубогының берене этабы узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Пуля һәм стендка ату федерациясе матбугат хезмәткәре Ольга Камардина хәбәр итте.

Зурлар арасында трапта Артем Копыстынский һәм Лилия Вәлиева җиңүче дип табылды. Скит буенча җиңүгә Регина Шакирова һәм Камил Миңгәрәев лаек булды.

Үсмерләр арасында трапта Георгий Сурков һәм Кәримә Латыпова, урта яшьләрдә – Алинә Әхәтова һәм Никита Чекалин, кече яшьтәгеләр арасында – Милена Видманова һәм Сергей Пугачев җиңде. Скит төрендә исә иң яхшы нәтиҗәгә үсмерләрдә – Кирилл Лявин һәм Екатерина Комарова, урта яшьләрдә – Софья Корчагина һәм Кирилл Костюнин, кече яшьтәгеләрдә – Елизавета Краснова белән Антон Андрианов иреште.

Татарстан җыелмасын туплауны да максат итеп куйган турнирда 150дән артык спортчы катнашты. Барлыгы дүрт яшь категориясе буенча 16 комплект бүләк уйнатылды. Татарстанның иң көчле атучылары апрельдә стендка ату буенча Краснодарда узачак Россия беренчелегендә катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100