news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтештә семинарда сөт җитештерү, баш санын саклап калу турында сөйләштеләр

Сабан ашлыклары һәм бөртекле-кузаклы культураларның планлы мәйданнарын чәчүне тәмамладылар.

Тәтештә семинарда сөт җитештерү, баш санын саклап калу турында сөйләштеләр
tetyushy.ru

(Тәтеш, 20 май, “Тәтеш таңнары", "Татар-информ", Мария Храмова). Тәтештә шушы көннәрдә терлекчелек мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә сөт җитештерү, баш санын саклап калу, көтүлекне арттыру, сөт терлекчелеге һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов һәм Нәҗип Хаҗипов, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашты.

Тәтеш районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре – сабан культуралары чәчү буенча республиканың алдынгылар өчлегендә.Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, май урталарына сабан культуралары 43800 гектар чәчелгән, бу планның 97 процентын тәшкил итә. Сабан ашлыклары һәм бөртекле-кузаклы культураларның планлы мәйданнарын чәчүне тәмамладылар.

Шикәр чөгендере, орлыкка горчица, берьеллык үләннәр чәчелгән. Рапс, көнбагыш, силоска кукуруз чәчү тәмамланып килә. Хуҗалыкларда капламасыз күпьеллык үләннәр чәчүгә керештеләр. Һава торышы шартларының начар булуы аркасында көзге иген культураларының бер өлеше яраксызга чыкты, аларны яңадан чәчү алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100