news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтештә “Минем әбием – иң яхшысы” дип исемләнгән бәйге җиңүчеләре ачыкланды

“Тәтеш таңнары” сайтын күзәтеп баручылар жюри ролен башкардылар, нәкъ тә менә алар балаларның эшләрен бәяләделәр.

(Тәтеш, 31 октябрь, "Татар-информ", "Тәтеш танары"). Тәтеш районында “Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте территориаль бүлеге тарафыннан оештырылган бәйгегә йомгак ясадылар. Бу турыда җирле басма яза.

“Минем әбием – иң яхшысы” дип исемләнгән бәйгегә 39 инша килде, шуларның 18е – финалда катнаша. “Тәтеш таңнары” сайтын күзәтеп баручылар жюри ролен башкардылар, нәкъ тә менә алар балаларның эшләрен бәяләделәр.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучысы Ралинә Мәүлиханова җиңүгә иреште, әлеге уку йортыннан Мария Большакова белән Далила Опалева икенче һәм өченче булды.

Бүләкләү тантанасында иҗтимагый хәрәкәт вәкиле Люция Гобәева һәм яшьләр секторының Тәтеш бүлеге җитәкчесе Руслан Сәфәров катнашты. Эш авторларының һәркайсы дипломнар, истәлекле һәм татлы бүләкләргә ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100