news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтештә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең зона семинары булды

Анда республиканың 5 районы педагогы катнашты.

(Тәтеш, 27 октябрь, “Татар-информ”, “Тетюшские зори”, Елена Калашникова). Кичә Тәтешнең “Рябинушка” балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең зона семинары уздырылды, дип хәбәр итте “Тетюшские зори” газетасы.

Әлеге чарада Татарстанның Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш районнары педагоглары катнашты. Башта автовокзал янында “Рябинушка” бакчасы тәрбиячеләре һәм балалары, әти-әниләре ярдәме белән, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган флешмоб уздырды, аның “Яшел ут” дип аталуы семинар башлануын да аңлатты. Көн дәвамында тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклашты, осталык дәресләре уздырды, иҗади остаханәләрдә катнашты, танып белүгә корылган видеороликлар күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot