news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтештә өлкәннәр айлыгын үткәрүгә әзерлек башланды

Районда картлык буенча 6784 кеше пенсия ала

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”). Тәтештә 10 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр өлкәннәр айлыгы үткәреләчәк, хәзер исә шуңа әзерлек эшләре бара. Айлык барышында медицина хезмәткәрләре өлкәннәргә медицина тикшерүе үткәрә, балалар һәм яшьләр аларга хуҗалыкларында көзге эшләрдә булыша, “Бер-беребезгә ярдәм итик” хәйрия акцияләре уза, зур мәдәни программа әзерләнә.

Бүген районда картлык буенча 6784 кеше пенсия ала, шуларның 1669ы - эшләүче пенсионерлар. Өлкән яшьтәге 1910 кеше үзләренең оешмалары белән элемтәләрен югалткан, әмма алар да читтә калмая¬чаклар. Район җитәкчелеге андыйлар өчен күчтәнәч каплары әзерли, дип хәбәр итә “Тәтеш таңнары” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100