news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтештә - Казан, Болгар, Зөя музейларының алдынгы тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк

Тәтеш төбәге тарихы музеенда республика күләмендәге фәнни-гамәли семинар узачак.

Тәтештә - Казан, Болгар, Зөя музейларының алдынгы тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк
Рамиль Гали/архив

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). 2018 елның 11 октябрендә Тәтеш төбәге тарихы музеенда “Татарстан музейлары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре” темасына фәнни-гамәли семинар узачак. Республика семинарлары музейлар өчен тәҗрибә алмашу, уртак проектлар эшләү һәм гамәлгә ашыруда мөһим мәйданчык булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Хәзерге вакытта Татарстанда 160 дәүләт һәм муниципаль музее, 230дан артык ведомстволарга караган һәм берничә дистә шәхси музей эшли. 

Семинарда туристлык өлкәсендә уңышлы эшләгән Казан, Алабуга, Болгар, Зөя кебек музейлар тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк. Тәтеш төбәге тарихы музее үзенең мөмкинлекләре белән таныштырачак. Музей һәм туристлык индустриясе вәкилләре мәктәп, вакыйга һәм сәнәгать туристлыгын үстерү турында фикер алышачак.

Семинар кысаларында Татарстан музейлары Ассоциациясе әгъзаларының уртак җыелышы да була.

Семинарны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы хакимияте, Татарстан Республикасы Милли музее, Тәтеш төбәге тарихы музее оештыра. Чара Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге һәм Татарстан музейлары Ассоциациясе ярдәме белән үткәрелә.

Белешмәләр өчен милли музейның матбугат хезмәте телефоны: +7 (843) 292-32-18.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100