news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтештә инвалид балаларның әниләре өчен бәйрәм оештырдылар

Бәйрәмдә җырлар һәм шигырьләр яңгырады, гүзәл затларга бүләкләр һәм лалә чәчәкләре тапшырдылар.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). «Тетюшское сияние» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Без бергә» клубына йөрүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әниләре һәм әбиләре өчен бәйрәм оештырды.

Очрашу кафеларның берсендә узды. Бәйрәмдә җырлар һәм шигырьләр яңгырады, гүзәл затларга бүләкләр һәм лалә чәчәкләре тапшырдылар.

Чара тәмамлангач хатын-кызлар яхшы кәеф бүләк иткәннәре өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot