Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәтештә илкүләм проектларны тормышка ашыруны карадылар
Акча мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре, мәдәният йортлары төзү һәм башкаларга сарыф ителәчәк.
(Тәтеш, 21 июнь, "Татар-информ", “Тәтеш таңнары", Энҗе Алимова). “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Тәтештәге җирле бүлекнең XXVII конференциясенең беренче этабы булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Конференциядә депутатлар Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов белән берлектә районда территориясендә сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, төзелеш, экология өлкәсендәге илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча мәсьәләләрне карадылар һәм планнар билгеләделәр.
“Районда илкүләм проектларны тормышка ашыру тәтешлеләрнең җитешлеген тәэмин итү һәм тормыш сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән”, – дип ассызыклады Рәмис Хатыйп улы.
Конференциядә шулай ук “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXX конференциясенә делегат сайладылар, ул Тәтеш муниципаль районы башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Тәтеш бүлеге секретаре Рәмис Сафиуллов булды.
Акча мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре, мәдәният йортлары төзү һәм капиталь ремонтлау, юллар ремонтлау һәм башкаларга сарыф ителәчәк.
Әлеге барлык объектлар илкүләм проектларны тормышка ашыру планына кертелгән, алар хакындагы мәгълүматлар республикада яшәүчеләр өчен файдалана алырлык булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз