news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтештә Германиянең Open house media төшерү төркеме булды

Төшерү төркеме Тәтеш ягы музеенда, археология һәйкәле – Вшиха тавында булды, борынгы төзелеш архитектуралары белән кызыксынды.

(Тәтеш, 4 июнь, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова). Тәтештә Open house media (Лейпциг, Германия) төшерү төркеме булды, дип яза район газетасы.

Моның өчен ТР Дәүләт комитеты Германиядә яшәүчеләр арасында Татарстанның туристлык брендын алга җибәрү кысаларында республика буенча пресс-тур оештырган. Немецлар булган шәһәрләр исемлегенә Казаннан тыш, Зөя шәһәр-утраучыгы, Болгар һәм Тәтеш тә кергән.

Узган җомгада пристаньга “Ф. И. Панферов” теплоходы туктады. Аның бортындагы кино аппаратуралары күтәргән бер төркем кешеләр игътибарны җәлеп итте.

Музыкаль сәламләү, милли киемнәр Германия кунакларында зур кызыксыну уятты. Шәһәребез тарихы турындагы кереш бүлекне алар гаҗәпләнү белән карадылар.

Укытучы Марина Микушева җитәкчелегендәге Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучыларының пристаньда очрашуы, немец төшерү төркеме өчен тагын бер көтелмәгән күңеллелек булды. Чит ил кешеләре килүен белгәч, балалар алар белән очрашырга уйлаганнар һәм хәтта сувенирлар әзерләгәннәр. Кунаклар соңыннан әйтеп үткәнчә, болай итеп каршылау, аларны бик тә сокландырган.

“Без Көнчыгыш Европада, шул исәптән Россиядә ял итү турында кайбер сюжетлар уйлап чыгардык. Немецлар Иделнең нәрсә булуын, аеруча да сәяси үзгәрешләргә кадәр бирегә еш килүчеләр, яхшы беләләр. Күпләр елга буйлап сәяхәт итүләрен искә алалар, алар өчен бу – үзенчәлекле риваять. Үзгәртеп корулардан соң Германиядә яшәүчеләр теләсә кайда сәяхәт иттеләр, бары тик Россиядә генә түгел. Соңгы ун елда сезнең илгә ихтыяҗ сизелерлек артты. Сюжетлар әзерләгәндә гади кешеләр белән ихластан аралашу һәрвакытта сөендерә. Тәтештә без очраткан кешеләрнең барысы да киң күңеллеләр, ягымлылар”, – дип уртаклашты автор һәм режиссер Том Кюне.

Төшерү төркеме Тәтеш ягы музеенда, археология һәйкәле – Вшиха тавында булды, борынгы төзелеш архитектуралары белән кызыксынып, аеруча да Ленин урамында тоткарланды.

Фильмның сюжеты буенча, Германиядән килгән хатын-кыз һәм яшь ир-егет Татарстан буйлап сәяхәт итә. Ул элегрәк әлеге урыннарда берничә тапкыр булган һәм хәзер үзенең юлдашына уннарча ел үткәч нинди үзгәрешләр барлыкка килүе турында сөйли. “Мәскәү – ул Россия түгел. Чын Россия биредә”, – диде төп рольне башкаручы, философия докторы, Конрад Вольф исемендәге кино һәм телевидение Югары мәктәбе доценты, ВГИК укытучысы Мартина Виедеманн.

“Немецлар безнең шәһәрне үз күзләре белән күреп, бирегә килүләрен телим. Бик аяныч, эш тәртибе тыгыз булу сәбәпле, теләгән урыннарга вакыт җиткерә алмадык”, – дип билгеләп үтте Том Кюне, Тәтештәге хезмәтләренә йомгак ясап.

Төшерү нәтиҗәләре буенча Татарстанның туристлык мөмкинлекләре хакында 15 минутлык промофильм чыгачак, анда һичшиксез безнең шәһәребез дә керәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100