news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтештәге зур юл-транспорт һәлакәте районда махсус утырыш уздыруга сәбәпче булды

Юлда 4 ноябрьдә килеп чыккан хәл турындагы хәбәр район халкын тетрәндерде, дип яза район басмасы.

(Тәтеш, 9 ноябрь, "Татар-информ", Людмила Михайлова). 4 ноябрьдә шәхси эшкуар “Рафиков” карамагындагы Тәтеш – Казан рейсында йөрүче пассажир автобусы Югары Ослан районы юлында капланды. Соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, төрле җәрәхәтләр алган 9 кеше хастаханәдә ята. Бу фаҗига юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышын уздыруга сәбәпче булды, анда барлык пассажир транспортының, мәктәп балалары автобусларының эшләү мәсьәләләре, тулаем район юлларындагы хәлләр тикшерелде, дип яза районның "Тәтеш таңнары" газетасы.

Юл хәрәкәте иминлеге, аерым алганда, юлларның торышы, алардагы юл билгеләренең булуы, мәктәп автобусларының торышы, олылар һәм укучы яшьләр белән профилактик эшнең нәтиҗәлелеге комиссиянең даими контрольлегендә, комиссия рәисе, райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев шул хакта хәбәр итте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча бүлек начальнигы Ренат Хәсәнов районда юл-транспорт вакыйгаларының һәм аларда зыян күрүчеләрнең кимүен билгеләп үтте. Шулай да, аның сүзләренчә, агымдагы елның 10 аенда 74 шофер исерек килеш транспорт йөрткән, 43енең хәтта йөртү таныклыгы да булмаган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар арасында 452се тизлекне арттырган өчен җәзага тартылган, 612се иминлек каешларын санга сукмаган. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 9 җинаять ачыкланган: шоферлар машина руле артына исерек килеш, өстәвенә йөртү таныклыкларыннан башка утырган булганнар.

Автобус белән килеп чыккан гадәттән тыш хәлдә автобус көпчәге резинасының тузган булуы, катлаулы һава шартларында тизлек режимын дөрес сайламавы һәлакәткә китергән.

Рәсми нәтиҗә әле ясалмаган, тикшерү эшләре алып барыла. “Тәтешлеләр кайда гына булсалар да – үзебездә, башка районда яки илебез территориясендәме – без алар өчен җаваплы һәм аларга ярдәм итәргә тиешбез, – дип басым ясады район башлыгы Рәмис Сафиуллов. – Юлга чыгар алдыннан автобусларны – көпчәкләрен, тормозларын, рульләрен – һәрвакыт тикшерергә, шоферлар белән инструктаж үткәрергә, эш режимын катгый үтәргә, чөнки шофер арыган килеш руль артына утырырга тиеш түгел”. Мәктәп маршрутларында йөри торган автобусларга комиссиядә аерым игътибар бирелде.

Юллардагы хәрәкәт иминлегенә бәйле барлык хезмәтләргә юл хәрәкәте кагый­дәләрен бозуга китерүче сәбәпләрне бетерү йөкләнде. Һәм, әлбәттә, руль артына утырган шоферлар үзләре дә, һава торышына карап, юлдагы хәлләрне дөрес бәяләргә бурычлылар.

Шул ук көнне Аркадий Семенычев АТП коллективында җыелыш уздырды, анда сүз шоферларның тизлек режимын үтәүләре һәм пассажирлар йөртүдә иминлекне тәэмин итүләре хакында барды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100