news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтештәге Үзәк мәчеттә районның дин әһелләре еллык эшкә йомгак ясады

Җыелучылар авыллардагы зиратларның торышы, яңартып төзекләндерелүе, чистартып торылуы турында да сөйләште.

Тәтештәге Үзәк мәчеттә районның дин әһелләре еллык эшкә йомгак ясады
Сания Сәмигуллина

(Тәтеш, 18 февраль,  "Татар-информ", "Тәтеш таннары", Сания Сәмигуллиина). Тәтештәге Үзәк мәчеттә районның дин әһелләре очрашуында 2018 елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, 2019 елда башкарылачак эш-гамәлләре хакында уртаклаштылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге утырыш изге Коръән аятьләреннән башланып китте. Җыелучылар теләк-тәкъдимнәрен белдереп, ил-көнебездә, районыбызда тынычлык, иминлек, җитешлек булсын дигән теләктә дога кылдылар.

Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов үзенең хисап чыгышында район авылларында үткәрелгән чаралар, мәчетләрдә башкарылган ремонт эшләре, мәхәлләләрнең никадәрле оргтехника белән тулылануы хакында ирештерде.

Районның эчке эшләр бүлеге вәкиле Айрат Әхмәдуллин җыелучылар алдында ясаган чыгышында террорга каршы уздырылган чараларны билгеләп үтеп, җирлектә һәм тирә-юньдә уяу, сак булырга кирәклегенә басым ясады.

Тәтешлеләргә дин гыйлеме өйрәтүче мөгаллимә Флера ханым Савельева гарәп телен укыту алымнары, шәкертләр белән үткәрелгән төрле чаралар турында ассызыклап үтте. Зур Әтрәчтән килгән Мөнир Вәлиев “Әтрәч укулары” бәйрәме хакында барлык нечкәлекләренә кадәр җиткереп, тулы итеп сөйләде.

Җыелучылар ахырдан авыллардагы зиратларның торышы, яңартып төзекләндерелүе, чистартып торылуы, яшь буынны әдәп-әхлаклы итеп тәрбияләү хакында сүз алыштылар һәм алга таба да гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәтеп калдыру буенча кичәләр, чаралар оештыруда активлык күрсәтергә кирәк дигән фикерләрен белдерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100