Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тәтештәге янгында 47 яшьлек ир-ат җитди зыян күргән
Янгын узган төндә Иванов урамындагы 24нче йортта чыккан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Тәтештәге янгында 47 яшьлек ир-ат җитди зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Янгын узган төндә Иванов урамындагы 24нче йортта чыккан. Аның мәйданы 65 квадрат метрга җиткән.
Тәне һәм сулыш юллары пешкән йорт хуҗасын Тәтеш Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
Башлангыч фаразларга караганда, янгын тәмәке тартканда, саксыз эш итү аркасында чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз