Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәтештә “Челтәр компаниясе” ААҖ электр монтерлары ярышлары җиңүчеләре ачыкланды
Ярышларның максаты - белгечләрнең һөнәри осталыгын арттыру, яңа эшләнмәләр белән танышу мөмкинлеге тудыру.
(Тәтеш, 27 июнь, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова). Тәтештә өйрәнү-күнегүләр полигонында “Челтәр компаниясе” ААҖ бүлгеч челтәрләренең иң яхшы бригадасы 2019” исеме өчен электр монтерлары бригадасының гомумсистема ярышлары булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Компаниядә өч елга бер уздырылган, матур гадәткә әверелгән чараның максаты компаниянең 9 филиал хезмәткәрләре арасында һөнәре буенча иң яхшыларны ачыклау гына түгел, шулай ук белгечләрнең һөнәри осталыгын арттыру, яңа эшләнмәләр белән танышу мөмкинлеге, филиалда кулланыла торган тәҗрибә һәм инновацияләрне тапшыру да булып тора.
Тантаналы чарада район башлыгы Рәмис Сафиуллов җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, энергетикларга зур әһәмияткә ия сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бәйгечеләргә җиңүгә ирешүләрен теләде.
Бүлгеч челтәрләре буенча техник директор урынбасары Дмитрий Шаповалов уртаклашканча, ярышларның барышы быел бәйгечеләрдән зур оешканлык таләп итә, чөнки барлык бригадалар да көчәнешне өзми генә эшли, моңа персоналны укыту буенча уздырылган эшләр һәм яңа эш алымнары кертү ярдәмендә ирешергә мөмкин булган.
Ярыш этапларының һәркайсы, һичшиксез, бик әһәмиятле булып тора. Барыннан да бигрәк иң җаваплысы икенчесе – зыян күрүчене 10 кВ ВЛ ике арадагы терәктәге электр тогыннан азат итү һәм аңа беренче ярдәм күрсәтү булды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, көчәнеш астында булган җайланмаларда эшләүче иң яхшы бригада исеменә Александр Тарасов, Валерий Кузин, Андрей Еремеев, Иван Коробов тарафыннан тәкъдим ителгән Тәтеш РЭЧның БуЭЧ бригадасы лаек булды, мактау пьедесталының икенче баскычына Чистай РЭЧы күтәрелде, Идел буе электр челтәрләре өченчелекне алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз