news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтештә быел агачлар 50 гектар мәйданда утыртылды

Соңгы 15 ел дәвамында бер генә янгын да күзәтелмәде

 (Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). “Тәтеш урманчылыгы” ДКУ урман фондының гомуми мәйданы 37 мең 632 гектар тәшкил итә, ул 4 муниципаль район (Кама Тамагы, Буа, Апас, Тәтеш) территориясенә урнашкан. Яфраклы агачлар мәйданы урманчылыкның 17 процентын били.

Быел 50 гектарда агачлар утыртылды, 400 гектарда санитария-сәламәтләндерү чаралары баш¬карылды. Тәтеш урманчылыгы ел саен районда янгынга каршы оператив планнар төзи һәм урманчылык эшчәнлегендә ут чыгуларны булдырмауны оператив күзәтү һәм сүндерү, янгын чыгу куркынычы чорында урманнарның иминлеген ышанычлы тәэмин итү чараларын күрә. Урманчылык биләмәләрендә, шундый гамәлләр нәтиҗәсендә, соңгы 15 ел дәвамында бер генә янгын да күзәтелмәде, дип белдерә “Тәтеш таңнары” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100