Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәтештә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр район газетасы редакциясендә булды
Яшь тәтешлеләр хәбәрчеләр версткалаучылар, тәрҗемәче, корректор һәм башка хезмәткәрләрнең эше хакында белделәр.
(Тәтеш, 15 июль, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Мария Храмова). Тәтештәге “Башаккай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр педагоглары белән берлектә район газетасы редакциясендә булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Кунакларны каршылау һәрвакытта күңелле, сабыйларны күрү – икеләтә шатлык. Редакция бинасы шау-шулы авазларга тулды. “Тәтеш таңнары” хезмәткәрләре гәҗит җибәрә торган киеренке көн булуга карамастан, аларны җирле матбугат белән таныштырырга вакыт тапты.
Баш мөхәррир Инга Сәфәрова сабыйларга гәҗитнең тарихы, биредә нинди бәйгеләр үткәрелүе турында сөйләде, җирле матбугатка инде йөз ел булуын хәбәр итте. Яшь тәтешлеләр редакциянең һәрбер бүлегендә булды, анда алар хәбәрчеләр, версткалаучылар, тәрҗемәче, корректор һәм башка хезмәткәрләрнең эше хакында белделәр.
Балалар мәктәпкә укырга баргач, тирән белем алырга, спорт, иҗат белән шөгыльләнергә вәгъдә иттеләр, шул чакта аларның казанышлары гәҗит битләрендә бастырылачак һәм районда яшәүчеләрнең барысы да аларны беләчәк, ә якыннары ихластан горурланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз