news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтештә “Апрельнең зәңгәр тасмасы” акциясе уздырылган

Чара балалар белән рәхимсез мөнәсәбәткә багышланган.

(Казан, 1 май, "Татар-информ", "Тәеш таңнары"). Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәктәп укучылары белән берлектә “Апрельнең зәңгәр тасмасы” дигән акция уздырды. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
 
Алар шәһәр үзәгендә җәяүлеләргә, шоферларга балалар белән рәхимсез мөнәсәбәткә каршы хәрәкәтне символлаштыручы зәңгәр тасмалар һәм  акциянең тарихын сөйләүче буклетлар  таратты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot